Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Элвин Грей белән Гөлназ Асаева икесе дә хастаханәдә система астында ята (ФОТО)

Һәрвакыт игътибар үзәгендә булган Элвин Грей белән Гөлназ Асаева хәзерге вакытта икесе дә хастаханәдә дәвалана. Ничек бергә туры килгәннәр? Гөлназ Асаева Intertat.ru хәбәрчесенә менә нәрсә дигән: "Вакытында чарасын күрмәдем, температура белән йөреп өзлектем, хәзер хастаханәдә дәваланырга туры килә. Башта укуга барам, аннары хастаханәгә килеп, система һәм уколлар алам. Температура чак...

Һәрвакыт игътибар үзәгендә булган Элвин Грей белән Гөлназ Асаева хәзерге вакытта икесе дә хастаханәдә дәвалана. Ничек бергә туры килгәннәр? Гөлназ Асаева Intertat.ru хәбәрчесенә менә нәрсә дигән:

"Вакытында чарасын күрмәдем, температура белән йөреп өзлектем, хәзер хастаханәдә дәваланырга туры килә. Башта укуга барам, аннары хастаханәгә килеп, система һәм уколлар алам. Температура чак төште. Радик та Уфада, әмма ул башка хастаханәдә ята. Ялгышмасам, кардиология бүлегендә. Хәлләр белешеп, аралашып торабыз. Икебезнең дә хастаханәгә эләгүебез сөйләшенгән кебек килеп чыкты шул".

Исегезгә төшерәбез, Элвин Грей кинәт кан басымы күтәрелеп, "ашыгыч ярдәм" чакырткан иде. Радикның продюсеры моны гастрольләр графигының тыгыз булуы һәм җырчының йокысы туймау белән аңлатты. Бу хәлдән соң Радик планлаштырылган концертын көч-хәл белән ерып чыгуын белдерде. "Кызганычка каршы, турны 3-4 көнгә туктатып торырга мәҗбүрмен. Табиблар сәламәтлегемне ныгыту өстендә эшләячәк", - ди җырчы.
Эльвира ШАКИРОВА http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев