Elvin Grey кабат Кукмара прокуроры янына килә
12 гыйнвар Русиядә прокуратура хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Прокуратура вәкилләреннән кала, җырчы Elvin Grey өчен дә якын икән бу көн. Ник дигәндә, ул махсус Кукмара районы прокурорын - Ришат Шакировны котларга дип, Кукмарага ук барган.
Радик Юльякшинны, гомумән, соңгы арада нигәдер шул районга тарта. Исегездәдер әле, күптән түгел, Elvin Grey белән Кукмара район мәдәният йорты директоры Алмаз Мостафин арасында килеп чыккан хәл бөтен интернетны шаулаткан иде. Инде менә бу юлы бәйрәм форсаттыннан булса да, җырчының җаны һаман шул төбәккә алып барган. Прокурорны ул шәхсән кул биреп профессиональ бәйрәме белән котлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев