Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эльвира Харисованың гаилә династиясендә 27 буын педагог һәм аларның гомуми эш стажы 700 елга якын

Белем тәрбиядән башлана. Укытучы да балаларны сүз белән генә түгел, үз гамәлләре белән тәрбияли ала икән, аның, һичшиксез, нәтиҗәсе яхшы була. 29нчы гимназиянең педагог-оештыручысы Эльвира Рөстәм кызы Харисовага бик туры килә бу гыйбарә. Кызыклы факт: Эльвира Харисованың гаилә династиясендә 27 буын педагог һәм аларның гомуми эш стажы 700 елга якын.

Аның игезәк сеңлесе Эльмира ханым да Чаллыда балаларга татар теле укыта. 

Эльвира Рөстәм кызының эш стажы 30 ел. Хезмәт юлын башлангыч сыйныфларда укытучы булып башлый. Декрет ялыннан соң эшен педагог-оештыручы булып дәвам итә. Хәзерге көндә аны 29нчы гимназиянең моторы диләр. Тормыш иптәше Илшат әфәнде белән дә шушында танышып, гаилә корып җибәргәннәр. Инде балалары Алинә белән Булат та гимназияне тәмамлап, олы тормыш юлына аяк басканнар. Әйе, бар тормышы мәктәп белән бәйле. Шушы көннәрдә Эльвира ханым үзенең 50 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Аңа зәвыклылык, мөлаемлек, итагатьлелек хас. Үзенә тартып торучанлыкның сере шунда дип уйлыйм. «Эльвира Рөстәмовна яныннан балалар өзелми дә. Ул алар өчен илһам чишмәсе дә, рухландыручы да, остаз да», – диләр аның турында хезмәттәшләре.
30 ел гомер эчендә эшләнгән эшләре, ирешкән нәтиҗәләре шактый. «Ел хатын-кызы» республикакүләм бәйгесенең «Хатын-кыз педагог» номинациясендә җиңүче ул. Республика күләмендә «Иң яхшы педагог-оештыручы» исеменә ия, «Кеше тәрбияләү» россиякүләм бәйгесе лауреаты. Әмма Эльвира ханым күбрәк укучылары ирешкән уңышлар турында сөйләргә ярата. Аның укучылары арасында Мәскәүдә үткәрелгән россиякүләм бәйге лауреатлары да, 4 ел рәттән «Сәяр» республикакүләм балалар һәм яшүсмерләр фестивалендә җиңүчеләр дә, ел да шәһәркүләм «Татар егете»ндә беренче урынны алучылар да бар. Балаларга Эльвира ханым «улым», «кызым» дип эндәшә. «Һәр бала талантлы. Күрә белергә генә кирәк», – ди педагог. 

«Бервакыт тәртипсез дип бер укучы малайны мәктәп алдына чыгардылар. Бу хәл берничә тапкыр кабатланды. Мин аның белән сөйләшеп, укучылар үзидарәсе советына чакырдым. Ул монда әгъза булырга теләвен белдерде. Аннары сайлауда үзидарәнең спикерена кандидат буларак чыкты. Һәм, ышанасызмы, җиңде дә. Чаралар оештыруда актив катнаша, алынган һәр эше уңышлы», – дип уртаклашты Эльвира ханым.

Әйе, гимназия кечкенә дәүләтне хәтерләтә. Һәр атна Эльвира Рөстәм кызы карамагында үзидарәдә сыйныф командирларының җыелышы уза. Җыелыштан соң алар үзләрендә класс сәгате үткәрә. Шул рәвешле укучыларда лидерлык сәләте үсә.
Чыннан да, бу мәктәптә үсеп чыккан йолдызлар шактый. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының талантлы яшь актрисасы Ләйсән Гатауллина да үзенең сәләтен Эльвира ханым канаты астында ача. «Сәяр» фестивалендә «Зәңгәр шәл» спектакле белән җиңү яулый алар. «Ләйсән ул чакта 11 сыйныфта укый иде. Әлеге фестивальдән соң ул үзенең тормышын театр белән бәйләргә теләде. Әмма ЕГЭда бирәсе имтиханнары исемлегендә кирәкле имтиханы сайланмаган иде. Ләйсән бирешмәде. Икенче елны килеп рус әдәбиятыннан БДИ тапшырды».

Эльвира ханымның тагын бер хезмәте – Туфан Миңнуллин музее. Ул аны баштан ук үзе оештырган. Экспонатларның күбесен Казаннан Туфан абыйның кызы Әлфия ападан алган. 

– Тормышта, эштә, башка юнәлештә ирешелгән  уңышларның сәбәбе – ул команда белән эшли белүемдә, – ди Эльвира ханым. – Команданы бер идея белән «яндыру» оештыручыдан тора. Һәрбер зур проект нәни генә яралгыдан – идеядән башлана. Инде артка әйләнеп карасам, мин... Юк, без! Моны ничек эшләдек икән дип шаккатып торырлык. Янәшәмдә тормыш иптәшемнең булуы медиа юнәлешенә кереп китәргә зур этәргеч булды. Күп кенә видеопроектлар безнең күмәк эш нәтиҗәсе. Бу өлкәдә Мәскәүгә кадәр барып җиттек. Музейны оештырганда да иптәшемнең ярдәме зур булды. Чөнки музей эшен бернәрсәсез башлап җибәрдек. Шулчак ирем безне үз машинасы белән Казанга алып чыгып китте. Аннан без күп материаллар алып кайттык. Гомумән, укучыларым белән бәйгеләргә күп йөртте. Иңгә-иң куеп эшләүче ирем, командам булмаса, хуплап торган мәктәп директорлары булмаса, белмим, бу кадәр эш эшли алыр идем микән. Аларга зур рәхмәт әйтәсем килә! – ди Эльвира ханым.

Үз чиратыбызда Эльвира Рөстәм кызын гомер бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Аңа саулык-сәламәтлек, бәхетле тормыш һәм алга таба да зурдан-зур уңышлар телибез.

Айзира Имамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф