Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Энергетик" мәдәният сараенда гадәти булмаган концерт узды

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева «Энергетик» мәдәният сараенда гадәти булмаган концерт оештырды.

Шәһәребезнең моңлы җырчылары Илсөяр Зарипова, Рәфыйк Сабиров, Лилия Букеева, Зөлфия Тимерова, Марсилия һәм башкалар матур җырларын бүләк иттеләр. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закировның баянда уйнавы, Рөстәм Фәттаховның курай моңнары тамашачыларның күңеленә хуш килде. Автор-башкаручы Илнур Фәйзуллинның Галиәхмәт Шаһи сүзләренә язылган әтиләр турындагы җырын күз яшьләрсез тыңлап булмады. Бигрәк тә безнең кебек, әтиләрен югалткан, кешеләрнең бәгъренә үтте бу җыр. Илнурга: «Афәрин!» – диясе генә кала. 

Яз тәэсир иткән күрәмсең, концертны оештыручы һәм алып баручы Гөлзада Рзаева яшәреп киткән, ул җырчыларга кушылып җырларды да,  концерт номерлары арасында тамашачыларны шәһәрнең данлы үткәненә алып кайтты. «Бик күп чит илләрдә булдым. Әмма Чаллы кебек матур, киң проспектлы шәһәрне күрмәдем. Мин шәһәребезне бик яратам», – диде ул. 
Тәнәфестә мәдәният сараеның икенче катында «Кичке уен» оештырылды. Тамашачылар «Замана» ансамбленә кушылып, рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар. 

Дальнобойщик-җырчы, газетабызның герое Равил Гәрәевнең чыгышы нур өстенә нур булды. Кыскасы, тамашачылар бу кичтә моңлы-мәгънәле җырлар дулкынында тибрәлделәр. Шуңа да һәр чыгышны көчле алкышларга «күмделәр». 
«Хәзерге катлаулы заманда кешеләрнең күңелен сафландыра торган җырлар, яшәүгә дәрт уята торган биюләр бик кирәк. Халык мондый ихлас, чын татарча концертларга сусады. Гөлзада ханыма эчтәлекле, матур, уйландыра торган концерт оештырып, ял иттергәне өчен рәхмәт. Сәламәт булып, киләчәктә дә безне шулай сөендереп яшәсен», – ди танылган спортчы Фәнис Нуретдинов. Амин, шулай булсын.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы