Энтузиастлар бульварында - бәйрәм
Ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев котлады.
Энтузиастлар бульварында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган "Истәлекле май" дип исемләнгән программа күрсәтелде. Ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев, Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов Җиңү бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
"Визит" оркестры, "Кызыл тау" мәдәният үзәге бәйрәм рухына туры килерлек чыгышлар әзерләгән иделәр.
Бәйрәмгә килүчеләр "Нур" яшьләр үзәгенең интерактив мәйданын, Дан музее экспонатларын карадылар.
Теләгән кешеләр солдат боткасы ашадылар.
Киләчәктә дә илләр имин, күкләребез аяз булсын. Бу бәйрәмгә килүчеләрнең уртак теләге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев