Яңалыклар тасмасы

Энтузиастлар бульварында күңел ачу чарасы оештырыла

Бүген, Республика көне һәм Шәһәр көне бәйрәмнәре уңаеннан, 16:00 сәгатьтә Энтузиастлар бульварында күңел ачу чарасы уза.

Ул “Нур” яшьләр үзәге тарафыннан оештырыла. Программа кысаларында төрле уен-тамашалар, “Чаллы турында рифма аша” шигырь бәйгесе һәм Чаллыга багышланган фотозоналар үткәрелә.Моннан тыш, күпмилләтле Татарстан халкының дуслыгын, татулыгын символлаштыручы - өч төстәге тасма өләшәчәкләр. Аларны ике ноктадан: Җиңү паркында (30 августта) һәм Энтузиастлар бульварында (28 августта) алырга мөмкин булачак.

 

http://nabchelny.ru/news/33472

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев