Эш сорап 32 СВО катнашучысы мөрәҗәгать иткән
СВо катнашучыларына ярдәм итү - приоритет юнәлеш
Соңгы вакытта махсус хәрби операция катнашучыларын тыныч тормышка адаптацияләү приоритет юнәлешләренең берсе булып санала. Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгенең хезмәт реестрына 449 сугышчы теркәлгән, шуларның 176сы инвалидлыкка ия. Әмма 439 кеше хәзерге вакытта эшкә урнашуга ихтыяҗ кичерми, чөнки алар инде эшли, хәрби хезмәтен дәвам итә яки дәвалану һәм реабилитация үтә.
2025 ел дәвамында эш белән тәэмин итү үзәгенә 32 СВО катнашучысы мөрәҗәгать иткән. Эш эзләүчеләр контролер, автоматчылар, автоматик линияләр һәм җайланмалар операторлары булып эшкә урнаштырылган.
Социаль адаптация һәм психологик ярдәм чараларын 27 СВО катнашучысы алган. Профессиональ укытуны махсус операция катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары арасыннан 30 кеше узган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев