Бүгенге язмам герое шәһәр халкын җылы һәм кайнар су белән тәэмин итүгә өлеш кертүче һөнәр иясе – Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе хезмәткәре, Россия Энергетика министрлыгының Мактау грамотасы иясе Дилүс Сафиуллин.
Ул биредә 29 ел слесарь булып эшли. Җылылык челтәрләре предприятиесенә эшкә килүе хәзер дә күз алдында аның.
«Мин Себердә эшли идем. Кыскартуга эләккәч, Чаллыга кайттым. 1997 ел иде, эш табуы бик авыр чаклар. Бу предприятиегә 1-2 тапкыр бардым, чиратка куйдылар. Өченче баруымда өченче разрядлы слесарь итеп алдылар. Башта 12шәр сәгать хезмәт куя идек. Ул вакытта шартлар бүгенге кебек яхшы түгел иде. Вагонда торып эшләдек, аны иртән килүгә утын ягып җылыта идек. Хәзер Аллаһка шөкер», – дип предприятиегә килгән вакытларын искә алды ул.
Хәзерге эш урыннары рәхәт аларның: җылы, чиста, кайнар су агып тора. Кирәк икән, юынып чыгарга душ бүлмәсе дә бар.
Дилүс Сафиуллин үз вазифасын бик җаваплы дип саный. Ярты миллионнан артык кеше яши торган Чаллыны өзлексез кайнар су һәм җылылык белән тәэмин итү сагында тора ул. «Май аеннан җылыту сезонын башлап җибәргәнче эшебез тыгыз инде. Шәһәр үсә, шул ук вакытта торбалар искерә. Елдан-ел «прорывлар» арта. Шуңа күрә һәрвакыт элемтәдә булырга кирәк. Бәйрәм, ял көннәре дип тормыйбыз, кирәккәндә гел эшкә чыгабыз», – ди ул.

Кайнар торбалар белән эшләү җиңел булмаса да, бер дә зарланмый Дилүс Хәкимулла улы. Җылыту сезонын башлап җибәргәч, эшләре көйләнә аларның. Барысы да график буенча бара. Атна башлангач, дүшәмбедән җомгага кадәр график билгеле була. Шуның буенча җылылык торбаларын, краннарны һәм башкаларны тикшереп кенә чыгалар. Кирәк урыннарын төзәтәләр. Дөрес, гадәттән тыш хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин. «Үз эшен биш бармагыдай белгән җитәкчеләр, дус, бердәм коллектив белән авырлыкларны җиңеп була. Бездә эш план буенча бара. Шуңа җайлы эшлибез. Инде 2027 елга да бурычлар билгеле. Запас частьләр, кирәкле әйберләр вакытында алына», – ди ул.
«Бәйрәмнәрдә дә эшләргә туры килгәндә гаиләгездә аңлыйлармы?» – дип соравыма Дилүс әфәнде: «Аңлыйлар, Аллаһка шөкер. Мин хатыным укытучы яисә шәфкать туташы булсын дип теләгән идем. Шулай булды да. 5нче поликлиникага барган идем, шунда Нурияне очраттым. Кавышып, матур гына гомер итәбез. Бер ул үстердек. Минем хастаханәләргә барганым юк, Нуриям дәвалый. Анализларны да үзе алып китеп тапшыра. Илназ улыбыз повар булырга укыган иде, тик ул юлдан китмәде. Үз эшен ачты», – дип гаиләсе турында аеруча җылы итеп сөйләде ул.
Дилүс үзе – Минзәлә районы Гөлек, хәләл җефете күрше Тулбай авылыннан. Хатынының әнисе йортын Нурия кызына яздырган булган. Ул вафат булган, аннары шул нигездә өй салганнар. Түбәсен генә кеше яллап эшләткәннәр, калган барысын үзләре башкарган. Хатыны хәтта идән тактасын да үзе шомарткан. Илназ да бу эштән читтә калмаган. «Ир белән хатын бер дулкында булып, бергә эшләсә генә хезмәтнең нәтиҗәсе дә, тормыш та матур була», – ди язмам герое. Ял көннәрен гадәттә авылда үткәрәләр икән. Үзләренең 4 гектар пай җирләре бар, кош-корт, мал-туар асрыйлар. «Без актив тормыш яратабыз», – ди ул.
Дилүс абый чирләп вафат булган әнисен дә сагынып искә алды. Бер ел элек 81 яшендә китеп барган ул. Ире белән 5 бала үстергәннәр, 2019 елда бер малае суга батып үлгән. Бала хәсрәте сәламәтлегенә зыян салган. Әтиләре – 86 яшьлек Хәкимулла абый мал-туар асрап, үз тормышын алып бара икән. «Тракторны да үзе йөртә. Дөрес, без янына кайтып, булышып киләбез инде», – ди Дилүс Сафиуллин.
Дилүс Сафиуллин тормыштан ямь табып яшәүчеләр затыннан. «Аллаһка шөкер, тормышларыбыз матур. Чаллыда 3 бүлмәле фатирыбыз, ашарга ризык, кияргә кием, йөрергә машинабыз бар. Калабыз матур, сокланып эшкә барам, сөенеп кайтам. Иренмичә эшләргә генә кирәк. Иң зур теләгем: илләребезгә тынычлык килсен иде. Безнең коллектив бик әйбәт. Хезмәтемне бәяләп, бик күп грамоталар бирделәр.

Безнең беренче бригаданың бригадиры, Рафик Кашапов – үз эшенең остасы. Валерий Мустаев, Рузил Салихов, Марат Гарипов, Илдус Фәрхетдинов белән тату гаилә булып, аңлашып эшлибез. Беренче мастерым, бүгенге җитәкчебез Рамил Тәхәутдиновка да рәхмәтем зур. Гомумән, бик яхшы коллективта эшлибез. Эш шартлары да, хезмәт хакы да әйбәт. Премияләр, 13нче хезмәт хакы да бирәләр. Күп акчаны беркая да эшләмичә генә бирмиләр. Эшебез җиңел булмаса да, нәтиҗәсенә сөенеп яшибез», – диде ул әңгәмә ахырында.
Нет комментариев