Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшли дә, ял да итә беләләр

Илдә демократия башлангач, Россия һәм Татарстанда гына түгел, Чаллыда да төрле оешмалар барлыкка килде. Бихисап күп банклар, иминият компанияләре ачылды. Башта алар яхшы гына эшләп китте. Ләкин еллар узгач, финанс сынауларын уза алмаганнары эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булды. Эшләрен системалы итеп оештырган, коллективына тәҗрибәле белгечләр туплаганнары исә бүген дә алдынгылар сафында....

Илдә демократия башлангач, Россия һәм Татарстанда гына түгел, Чаллыда да төрле оешмалар барлыкка килде. Бихисап күп банклар, иминият компанияләре ачылды. Башта алар яхшы гына эшләп китте. Ләкин еллар узгач, финанс сынауларын уза алмаганнары эшчәнлекләрен туктатырга мәҗбүр булды. Эшләрен системалы итеп оештырган, коллективына тәҗрибәле белгечләр туплаганнары исә бүген дә алдынгылар сафында. Алар арасында "НАСКО" иминият компаниясенең Чаллы территориаль идарәсе дә бар.

Тәнзилә Ахиярова җитәкчелегендәге әлеге коллектив халыкка күп төрле хезмәт күрсәтә: милекләрен, автогражданлык җаваплылыгын, сәламәтлекләрен иминиятләштерә. Даими клиентларына ташламалар да каралган.

Компания сәламәт яшәү рәвешенә дә зур игътибар бирә. Ел саен үткәрелә торган спартакиадаларда призлы урыннар яулый. Моннан тыш, хәйрия чараларында да актив катнаша. Өлкәннәр, гарип балалар һәрдаим "НАСКО"ның ярдәмен тоеп яши. "Тәнзилә Әнвәр кызының шәфкатьлелеге нәтиҗәсендә без, әби-бабайлар, ел саен "Шәһри Чаллы" газетасын өебезгә яздырып укыйбыз. Юкса, 5-7 мең сум пенсиягә әлләни эшләп булмас иде. Безгә кылган игелекләре бу коллективка меңе белән әйләнеп кайтсын", - ди газета укучыбыз Люция Әхмәтханова.

Тулы канлы коллектив Г.Камал, Чаллы татар дәүләт драма театрлары спектакльләрен карый, мәшһүр артистларның концертларына да йөри. Мәдәният йортларына сәяхәтләр даими оештырыла. Иминиятчеләр көне уңаеннан, мәсәлән, алар Игорь Лерманның камера оркестры концертына баралар. Моннан тыш, Мөслим, Сарман, Актаныш, Әгерҗе, Минзәлә бүлекләрен берләштергән территориаль идарә хезмәткәрләренә бәхетсезлек очрагыннан иминият полисы бүләк ителде. "НАСКО оешкан көнне дә хезмәткәрләр игътибардан читтә калмаячак, чөнки аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә компания халыкның ышанычын казанды", - ди Тәнзилә Ахиярова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев