Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшсезләр саны 816 кешегә кимегән

Чаллыда атна эчендә эшсезләр саны 816 кешегә кимегән

Ел башыннан бирле эш эзләү максатыннан кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр саны 24 295 кеше тәшкил итте. Хәзерге вакытта эшсез гражданнар саны 7 552 кеше. Әлеге мәгълүматларны «Рәсәй эше» кадрлар үзәге директоры урынбасары Жанна Хәйрова җиткерде.

Атна эчендә эшсезләр саны 816 кешегә кимегән. 7500 мең кешенең 3 590ы эшсезлек буенча пособие рәвешендә социаль түләүләр ала. Эшсезлек дәрәҗәсе 2,7 процент тәшкил иткән. ТР буенча 1 нче ноябрьгә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 3,37 процент алып тора. Чаллыда тәкъдим ителгән вакансияләр саны – 6057. «Рәсәй эше» порталында теркәлгән предприятиеләр саны 910 предприятие. Ел башыннан бирле түләнгән акчаларга килгәндә, 18 686 кешегә эшсезлек буенча 625,3 млн сумлык пособие бирегән. Эшсезлек буенча пособие күләме 3000 сумга арткан 18 яшькә кадәрге балалар саны - 13 374 баланы тәшкил иткән. Ноябрь аенда 437 кеше эшкә урнаштырылган.

"Без актив рәвештә вакансияләр ярминкәләрен үткәрүне дәвам итәбез. Ел башыннан бирле барлыгы 26 ярминкә оештырылган, аларның дүртесе ноябрьдә үткәрелгән. Киләсе вакансияләр ярминкәсе 26 ноябрьдә булачак", - дип аңлатты "Рәсәй эше" кадрлар үзәге директоры урынбасары Жанна Хәйрова.

Спикер билгеләп үткәнчә, мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен 3 декабрьдә «Нур» яшьләр үзәгендә махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Шулай ук ярминкәләр 10 һәм 17 декабрьдә 10:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: город