Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшләүче пенсионерларның акчалары арта

Ул автомат рәвештә исәпләнәчәк.

1 августта ТР Социаль фонды 2023 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә кабат исәпләү үткәрә. Узган елда эш бирүчеләр иминият кертемнәрен түләгән очракта, бу үзгәрешләр картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларга да кагылачак.
Туендыручысын югалту буенча пенсияләр дә арттырылырга мөмкин. Бу вафат булган кешенең счетына пенсия билгеләгәндә исәпкә алынмаган акчалар кергән очракта башкарыла.  

Пенсияләрнең арту күләме пенсионерның хезмәт хакына бәйле: ул никадәр югарырак булса, пенсия дә шулкадәр күбрәк артачак. Тик өч пенсия коэффициентыннан да артыграк түгел. Шәхси пенсия коэффициентының (ИПК) күләмен дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша соратып алырга мөмкин.

Пенсияләр автомат рәвештә яңадан исәпләнә, шуңа күрә пенсионерларга беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Татарстанлыларга август аенда пенсия арттырылган күләмдә стандарт график буенча күчереләчәк.

Социаль һәм пенсия тәэминаты мәсьәләләренә кагылышлы сораулар туган очракта 8 800 100 0001 телефоны аша (шалтырату бушлай) Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була. Шул ук телефон номеры буенча ТР буенча Социаль фонд бүлегенең барлык хезмәтләренә кабул итүгә язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев