Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшмәкәр Алмарис Хайбиев ярдәмгә мохтаҗ Айбулат Фәттаховка акча күчерде

Утлы коралдан зыян күргән егеткә кыйммәтле дәвалану курслары үтәргә кирәк.

"Шәһри Чаллы"ның дусты, эшмәкәр Алмарис Хайбиев ярдәмгә мохтаҗ Айбулат Фәттаховка 10 мең сум акча күчерде. Егеткә ярдәм кирәк булуы турында ул безнең сайттан укып белгән. (монда язып чыктык)

17 яшьлек Айбулат Фәттаховка утлы коралдан аталар. Бу көнне ул имтихан тапшырырга барырга тиеш була. Укытучылары "Айбулат килмәде" дип әнисенә шалтырата. Ата-ана өйләренә кайтсалар - бала идәндә ята. Кемдер атыш оештырган. Айбулатка җитди зыян салына - баш сөяге зарарлана. Ул  берничә көн комада ята.

Хәзерге вакытта Айбулат Республика балалар клиникасында. Аңа кыйммәтле дәвалану курслары үтәргә кирәк. Барлыгы 2 млн 240 мең сум акча таләп ителә. Гаилә битараф булмаган кешеләрдән ярдәм сорый. 

Ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны «Линия жизни» фонды сайтына яисә Айбулатның әнисе Юлия Фәттаховага (номеры: 8 927 247-03-86, «Сбербанк») күчерә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм кирәк