Эшмәкәр Алсу Рәхмәтуллина: «Җәй - сәяхәтләр вакыты»
«Сәяхәтләрем май азагыннан ук башланды», - ди ул.
Алсу Рәхмәтуллина, эшмәкәр:
– Җәйге сәяхәтләрем май азагыннан ук башланды. Анда мин Татарстан делегациясе составында Белоруссия Республикасы башкаласы Минскида үткән «Казан көннәре»нә бардым. Эшләдек тә, ял да иттек – экскурсияләргә йөрдек, анда яшәүче кешеләр белән аралаштык. Ихлас, чиста күңелле алар, тормыштан тәм табып яшиләр, бер зарланмыйлар. Иң сөендергәне – татар әдәбияты, милли әйберләребез белән кызыксыналар. Аннары Төмәндәге Сабан туена бардым. Тукай районы хезмәтчәннәре анда бик матур бәйрәм үткәрде. Даны еракларга таралган термаль чыганакларда коендык, сәламәтлек өчен бик файдалы, диләр. Бүген исә мин Мәскәүдә. Монда 4 июль көнне милли бәйрәмебез үтәчәк. Елдагыча буш вакытта Кызыл Мәйданга барырга дип торабыз. Ә Сабан туенда рәхәтләнеп милләттәшләребез, кунаклар белән аралашасыбыз килә – түбәтәй, калфакның нәрсә икәнлеген дә, аны ничек кияргә кирәклеген дә аңлатасың, китаплар турында да сөйлибез. Июль планында Кемероводагы Сабан туе да, аннары Омск белән Казахстан да бар. Исән-сау барып кайтырга язсын.
/ Фото Алсу Рәхмәтуллинадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев