Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшмәкәр Рөстәм Гатин: «Автомобилебезгә дрон һөҗүм итте...»

«Кыр кухнясы» Лисичанск халкын 1,5 млн кг. кайнар ризык белән тәэмин иткән.

«Кыр кухнясы» проекты җитәкчесе Рөстәм Гатин Чаллы мэры Наил Мәһдиевка Лисичанск мэры Эдуард Сахненконың рәхмәт хатын тапшырды. Алар мэр, шәһәр хакимияте һәм Чаллы халкы ярдәме белән Лисичанск халкын 1,5 млн кг. кайнар ризык белән тәэмин иткән. 

– Без анда тәҗрибә белән белән, әмма кая барганыбызны белмичә куркып бардык. 6 кешелек командабыз фронт линиясеннән 1,5 км ераклыкта эшли. Күптән түгел бер машинабызга дрон һөҗүм итте. Аллаһка шөкер барыбыз да исән-сау. Без 2,5 меңгә якын кешене ашатабыз. Лисичанск шәһәре әкренләп төзекләндерелә. Йортларга газ һәм су кертелә. Кешеләр пенсия һәм хезмәт хакы ала башлады. Безнең  махсус хәрби операция зонасында озак вакыт халыкны кайнар ризык белән тәэмин итү – Россиядә бердәнбер проект. Бу эшне дәвам итәбез, – диде Рөстәм Гатин. 

 Фото хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция Дроннар һөҗүме Рөстәм Гатин Кыр кухнясы