Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Эшмәкәрлек лабораториясе»ндә укучыларны нәрсәгә өйрәтәләр?

Проект кысаларында эшмәкәрләр Чаллы укучыларына бушлай дәресләр бирә.

Әлеге иҗтимагый проект Чаллыда икенче ел рәттән гамәлгә ашырыла. Анда 8 мәктәп һәм Казан инновацион университеты студентлары катнаша. Дәресләр түләүсез үткәрелә.

13 бизнесмен укучыларны үз аудиторияңне билгеләргә, ягъни сатып алучыларыңның кем икәнен аңларга, керем, чыгымнарны, эшнең отышлымы-юкмы икәнен исәпләргә өйрәтә. Моннан тыш башка төр тәҗрибә, әйтик зур аудитория каршында чыгыш ясау осталыгы турында да сөйли. Остазлар беркетелгән мәктәпләрдә генә түгел, бер-берсенең укучыларына да дәрес бирә.

Автосервис җитәкчесе Лилия Шелест күп мәктәпләрдә маркетинг һәм үз брендыңны ничек үстерү турында аңлата. Павел Евдокимов һәм Евгений Ивлев үз җитештерү объектларына экскурсия оештыра. Моннан тыш әлеге укучылар “Яшь профессионаллар” чемпионатының шәһәр турында да катнашачак.

"Эшмәкәрлек лабораториясе” проекты “Бердәм Россия” һәм Рост партияләренең Чаллы бүлекләре тарафыннан оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев