Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эт ярты елга якын хуҗасы кабере яныннан китми

Мондый тугрылык хайваннарда гына буладыр ул...

Уфа шәһәренең бер зиратына килүчеләр көз көннәрендә үк бер күренешкә тап булган: биредәге бер кабер янында күптәннән инде эт яши. Билгеле булуынча, эт үлгән хуҗасын оныта алмый.

Этнең төгәл генә бирегә кайчан урнашуын белүче юк. Зират хезмәткәрләре билгеләвенчә, ул яңа гына җирләнгән кеше янына көз айларында ук килгән. Берникадәр вакыттан аның янына тагын бер эт ияләшкән булган, әмма салкыннар башлангач, ул югалган.

Эт шундагы веноклар астында йоклый икән. Бирегә килүчеләр этне күптән таный инде, шуңа да аңа ашарга алып килүчеләр дә күп.

Күптән түгел эткә хайваннарны яклаучылар да игътибар иткән. Бәлки, алар ярдәмендә эткә яңа хуҗалар табылыр.

Фото: Bash.News.ru

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев