Этләр 9 яшьлек кызны талап үтерде
Хайваннарның хуҗасы бар.
Фаҗига Ставропольдә булды. Өченче сыйныф баласы ял көнендә тюбингта тау шуарга китә. Сәгать өчтә җанөзгеч тавышлар ишетелә. Кызга этләр өере ташлана. Ул торып качарга тели, әмма хайваннар ирек бирми. Шаһитларның берсе күреп калып этләргә мылтыктан ата. Әмма инде соң була. Кыз тән җәрәхәтләреннән җан бирә.
Этләрнең хуҗасы бар - Алла исемле пенсионер хатын-кыз. Аны кулга алганнар. Хокук сакчылары белдерүенчә, хатын-кыз яшәгән йорт коймасыз булган. Этләр ничек тели шулай йөргәннәр. Күршеләре әйтүенчә, аларны ашатучы да булмаган. Шуңа агрессив, кешеләргә ташланганнар. Бу инде беренче очрак түгел, диләр. Хәтта хуҗасы да алардан зыян күреп, өч ай реанимациядә ятып чыккан. Ставропольдә яшәүчеләр хәзер имзалар җыя. Баланы талап үтергән этләрне иреккә чыгармаска сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев