Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фаяз Биккинин: «Әфган сугышында әбием догалары саклап йөртте»

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга бүген 35 ел булды.

Әфган сугышы тәмамлануына бүген 35 ел. 15 февраль көнне Совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстаннан чыгарыла. Истәлекле көн уңаеннан, "Ватан-ана" мемориалы комплексы каршында митинг үтте. Урамда үзәкне өзәрлек салкын. Шуңа да карамастан, дистәләгән шәһәрдәшебез - шәһәр җитәкчелеге, Әфган сугышы ветераннары, һәлак булган ир-егетләрнең әти-әниләре, туганнары, яшьләр - килде.  

"Әфганчылар - үсеп килүче буын өчен үрнәк.  Урамда салкын булса да, кар, яңгыр яуса да, мондый истәлекле көннәрдә аларга батырлыклары өчен рәхмәтләребезне әйтергә, һәлак булган шәһәрдәшләребезне искә алырга һәрвакыт җыелачакбыз. Шундый батыр ир-егетләр үстергән әти-әниләренә, туганнарына зур рәхмәт", - диде мэр Наил Мәһдиев. 

Әфган сугышы 9 ел 1 ай 21 көн дәвам итә. 15 меңнән артык ир-егет сугыш кырында ятып кала. 11 меңнән артык солдат яраланып, чирләп үлә. Хәбәрсез югалган әфганчылар саны да меңнәр белән исәпләнә. Батырларча сугыш кырында ятып калган герой-шәһәрдәшләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 

"Әфган сугышы башланганга 40 елдан артык. Әмма хатирәләр һаман яңа. Хәтта төшкә кереп газаплый. Ул елларны сөйләп кенә аңлатып булмый. Чаллыдан 25 егет бер җиргә эләктек. Өчесе кире кайтмады", - ди Расих Сибгатуллин. 

Әфган сугышына ул СПТУны тәмамлагач алына. Бераздан бергә укыган дусты Фаяз Биккинин да кушыла.  

"Мин алар белән бергә көз көне китә алмадым. Операция булды - аппендицитны алдылар. Ярты елдан соң җибәрделәр. Әнигә әйтмәдем. Алты ай буе Венгриядә дип алдап яздым. Әни дөресен белгәч, нигә алдап язасың дип, елады. Әбием дога язып җибәрде. Ике ел буе түш кесәсендә йөрттем - ул мине саклады", - ди Фаяз Биккинин.

Еллар үтсә дә, йөрәк ярасы төзәлми, ди шәһәрдәшләр. Әфган сугышында алар дусларын югалта. Бүген дә аларны искә алганда күзләренә яшь килде. 

"Әле күптән түгел һәлак булган әфганчылар рухына Коръән ашы уздырдык, рухлары шат булсын. Һәрчак каберләренә зиярат кылабыз. Исәннәре белән елга алты тапкыр очрашып торабыз", - ди ветеран-әфганчы Фаяз Биккинин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев