Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Факил Сафин Чаллының иң югары бүләгенә лаек булды

Танылган язучыны шәһәр мэры Наил Мәһдиев тәбрикләде.

Факил Сафин кечкенәдән иҗат белән мавыккан. 5нче сыйныфта укыганда ук шигырьләр яза башлаган. Хезмәт юлын Мөслим районында татар теле укытучысы булып башлаган. 

Ул 1980 елларда язмышын Чаллы белән бәйли. Автогигантта слесарь- җыючы  булып эшли. Биредә бригадир, мсатер дәрәҗәсенә ирешә. СССРның автомобиль сәнәгате ярышында җиңә. Аннары педагогия көллиятенәдә укыта. Хезмәт юлын «Көмеш кыңгырау» газетасында, «Мәйдан» журналында дәвам итә. Кайда гына эшләсә дә кулыннан каләмен төшерми. 

Балалар һәм зурлар өчен әсәрләр иҗат итә. Бик күп дәрәҗәле исемнәргә, премияләргә лаек була. 

Бүгенге көндә ул Бөтендөнья татар конгрессының, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеген җитәкли. 

Фото шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Факил Сафин Чаллының мактаулы гражданины