Факил Сафин – Милли шура әгъзасы
Аны бүген Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев игълан итте.
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура составына яңа әгъза сайланды. Ул - Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин.
Аны бүген Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев игълан итте.
Милли шура әгъзалары әлеге карарга бертавыштан ризалык белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев