Фәнис Мөхәммәтҗанов: ««Пятачок» проекты башка беркайда да юк!»
«Пятачок» сәхнәсен дер селкеткән шәһәрдәшебез үзе белән таныштырды.
Фәнис Мөхәммәтҗанов «Шәһри Чаллы» оештырган «Пятачок»та катнашып йолдызга әйләнде – бүгенге көндә ул биегән видеоны интернет челтәрендә 28 меңгә якын кеше карады. Бу уңайдан язмабыз героен редакциягә чакырдык. «Пятачок»ка көзен барган идем, әле һаман шул дулкында биеп йөрим», – ди Фәнис абый. «Искиткеч булды бу. Мондый проект Татарстанда юк! Сез барыбызны да яшьлеккә кайтардыгыз! Бу халыкны берләштерә», – исәнләшүдән соң бертуктамый мактау сүзләре яудырды. Ул аларны һәр сорау биргән саен кабатлады дисәм дә ялгыш булмас. Бәйрәм аңа шул дәрәҗәдә тәэсир иткән. «Пятачок» сәхнәсендә бер бию шәһәрдәшебез тормышын ничек үзгәрткән – шул хакта сөйләштек.
- Фәнис абый, әйдәгез баштан үзегез турында сөйләшик әле. Сез безгә эштән сорап килдегезме?
- Әйе, мин «Бринекс» оешмасында 18 ел склад җитәкчесе булып эшлим. Белемем буенча хисапчы-аудит. Гаиләм белән Әҗмәкәйдә яшибез.
- Чаллы якларында күптәннәнме?
- 1987 елларда монда төпләндем. 90 нчы елда өйләнештек…
- Бу бит Чаллыда нәкъ «Пятачок»лар гөрләгән вакыт...
- Ооо... Әйе. 20 нче комплекста тулай торакта тордым. 20,23,28 нче комплексларда яшәүчеләр бергә җыела идек. Гармунга рәхәтләнеп биедек, берсен дә калдырмадык. Бу бит инде «КАМАЗ», автогигант системасы, бер-беребезне беләбез. Бик рәхәт иде. Үзем Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнледән. Безнең авылда Сабантуй тәмамлангач кичке уеннар башлана иде, аны «Печмән» дип атый идек. Ел да көтеп ала идек шуны. Ә Чаллыда бу уенны «Пятачок» алмаштырды. Шунда яшьләр таныша, кавыша, шунда бииләр иде.
- Хәзерге «Пятачок» элеккегесенә охшашмы соң?
- «Шәһри Чаллы» уздыра торганы дәрәҗәлерәк, артистлар белән уза. Бу бик яхшы. Үзебезнең чор кешеләрен дә күрдем, килеп исәнләшүчеләр дә булды. Яшьлеккә кайттым. Мин үзем ике тапкыр гына булдым, элек белмәгәнмен дип утырам менә. Әле кызым: «Әти, әйдә барып кайтыйк», – димәсә белмәгән дә булыр идем. Кайтканда хисләнеп тулай торак буйларын әйләндем, кызыма күрсәттем.
- Иптәшегез көнләшмәдеме?
- Юк, ул андый түгел. 34 ел Фәридә белән бер-беребезне аңлап яшибез. Ишектән килеп керүгә: «Артистлар кайткан», – дип елмаеп каршы алды. Хәзер телефон заманы бит, минем биегәнне кемдер алдан ук җиткергән. Икенче юлы бергә барабыз дип сөйләштек.
- Биюгә килгәндә, ничек булды бу?
- Алдан конкурста катнашам дип уйламадым да. Янымда тыпырчынып биеп торалар. Мин дә кушылдым. Бу бары тик күңел халәте иде. Аннары миңа карап: «Менә беренче финалистыбыз», – дип игълан иттеләр. Көтелмәгән булды бу.
- Сәхнәдә дә бик матур биедегез.
- Әйтәм бит, күңел халәте бу. Үзем нечкә күңелле мин, шигырьләр дә язам, бастырмыйм гына. Яшь чакта «Пятачок»ларда биеп остарганмындыр. Ә болай күптән биегән юк. Хәзер мәҗлесләрдә дә рәхәтләнеп күңел ачып булмый, син анда тамашачы гына. Ә монда... Рәхәт. Бөтенесе дә теләктәшлек белдерә, алар да бергә биеп йөргән дуслар бит.
- Фәнис абый, сезгә 58 яшь, үзегез сикереп биисез. Моңа бит физик яктан нык булу да кирәк.
- Авылда үскән бит мин. Хәзер дә авыл җирлегендә, тик тормыйбыз. Иң яраткан эшем – кар көрәү. «Балалар әйдә, кар эттергеч алыйк», – диләр. Юк, үзем бөтен ишегалдын чистартам. Бройлерлар, казлар үстерәбез. Бакчада гөлләр үстерергә яратам. Яңа төр күрсәм, ала кайтам инде, бүләк итәргә дә яратам. Балык Бистәсеннән булгач иптәшем белән бергә оекбаш, шәлләр бәйлибез. Кәҗә мамыгын капчыклап алып куябыз, сатабыз да. Намазын да вакытында укырга тырышам.
- Дингә кайчан килдегез? Гадәттә, кеше тетрәнүләр аша намазга баса...
- 6 ел була намаз укыганыма. Элек тә талпынган идем, булмады, шайтан котырткандыр. Аннары төшемә керде шулай кирәк икәнлеге. Мин намазга шөкер итеп бастым, кайгы-хәсрәт аша түгел. Тормыш булгач югалтулар, кыенлыклар да була. Әмма намазга рәхмәтле булып бастым. 2019 нчы елда Хаҗ сәфәренә бардым. Киләчәктә иптәшем белән бергәләп, изге сәфәр кылырга насыйп булсын. Эштә җитәкчеләргә дә күңел тынычлыгы булмаса мәчеткә керергә өндим. Алар миңа Хаҗга юллама алып бирде, рәхмәт. Эшемнән уңдым. Санап карадык та, туганнар белән бергә бу оешмада 15 кеше эшлибез.
- Фәнис абый, очрашуны «Пятачок» белән башладык, шуның белән йомгаклыйк та. Әлеге бәйрәм сезнең тормышыгызны ничек үзгәртте? Нинди теләкләрегез бар?
- Шуннан кайтканнан бирле минем телефоным тынмый. Бу видео бөтен җиргә таралды. Минем өчен дәрәҗә бу. Интернеттан күреп авылдашлар шалтырата, яза. Мәскәүдән, Башкортстан якларыннан да шалтыраталар. Эштә дә күргәннәр. Анда бит мине җитди җитәкче буларак беләләр. «Синме соң бу?» – диләр. Яңадан шул чорга кайттым, яшәртте мине «Пятачок», өйдә дә биеп йөрдем, йөрәкләрне җилкендереп җибәрде, гаиләгә дә җылылык өстәде, күңел йомшарып китте. Тагын булсын иде. Иптәшем белән бергәләп йөрер идек. Парлы биюләр дә булсын иде. Хатыным белән вальс әйләнәсе килә. Бик кирәкле әйбер уйлап тапкансыз, рәхмәт сезгә!
Гүзәл Шиһапова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев