Фәнур Акбашев: «Солдатларга дигән әйберләр югалмый»
Шәһәрдәш 20 тапкыр СВО зонасына барып кайтты.
Фәнур Акбашевны махсус хәрби операция зонасындагыларга ярдәм итүче волонтерлар, солдатларның аналары, хатыннары яхшы белә. «Далини» оешмасында эшләүче шәһәрдәшебез кайнар нокталарга инде 20 тапкырдан да артык барган.
Заманында ул шәхси йөк машиналары паркын җитәкләгән. Аннары бизнесын сатып, «Далини» оешмасына механик булып урнашкан. Олы яшькә җиткәч тыныч кына эшләргә була исәбе. Әмма үзе дә сизмәстән, эше тагы да тынгысызга әйләнә.
«Оешма хәрби операция зонасына гуманитар йөк ташырга алынгач, миннән: «Барасыңмы?» – дип сорадылар, мин: «Барам», – дидем. «Курыкмыйсыңмы?» – диделәр. «Юк, курыкмыйм, әгәр үләсе икән, мин тыныч шәһәрдә дә егылып үләргә мөмкин бит. 90 елларда да, шоферлар утыра алмаган вакытта, руль артында йөрдем. Пистолет терәгән чаклар да була иде. Гел куркып кына ятып булмый», – ди Фәнур абый.
Гаиләгә беренче мәлне авыр була, борчылалар. Хәзер бераз тынычрак карыйлар, ә паникага бирелә торган туганнарына әйтеп тә тормыйлар.
Фәнур абыйга беренче тапкыр юлга кузгалганчы яхшылап инструктаж да уздыралар. «Юл кырыена чыкмаска кирәк, гранаталар ятарга мөмкин», – дип искәртәләр. Шартлау ишетелсә, машина астына качарга кирәк булуын аңлаталар.
Юлда исә алар тыныч зоналарны узгач машина номерларын каплап куялар. Мариуполь, Мелитопольда тукталалар... Гадәттә, волонтерлар җиңел машиналарда алданрак бара. Кайчакта тәҗрибәле шофёр – Фәнур абыйны алдан йөртәләр.
Дәвамы «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасының 11нче санында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев