Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фәрит Мөхәммәтшин Чаллы халкына рәхмәт әйтте

Ни өчен?

«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге конференциясендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллы халкының мобилизацияләнгән якташларына бердәм рәвештә ярдәм итүләрен югары бәяләде.

– Без бик авыр еллар кичерәбез. Башта ковид... Хәзер дә кайберәүләр битлек кигән, дөрес эшлиләр. Коронавирусны җиңдек кенә, Украинада хәлләр катлауланды. Авырлыклар халык һәм  РФ субъектлары җитәкчлеәре җилкәсенә төште. – диде Фәрит Хәйруллович. – Чаллы үзенең күпмилләтле халкы белән бу юлы да алгы сафта булды. Махсус хәрби операциянең алгы сафындагы хәрбиләргә беренчеләрдән булып гуманитар ярдәм җибәрде. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев үз теләге белән берничә тапкыр махсус хәрби операция булган җирләргә барып, үрнәк күрсәтте. Ихластан ярдәм итү – бүгенге көндә кыйммәтле, хөрмәткә лаек гамәл.  Республика җитәкчеләре моны бәяли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм өлешчә мобилизация