Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда ремонт ясалган спорт мәктәбен карады

Реконструкциягә юнәлтелгән акчаларның гомуми суммасы 137 миллион сумнан артык.

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыга эшлекле сәфәр кылды. Аның кысаларында ул шәһәрнең социаль объектларын һәм инфраструктурасын карады. Шуларның берсе – быел җәй азагында капиталь ремонт ясалган 11 номерлы спорт мәктәбе.

«Мин бүген бик рәхәтләнеп тагын бер тапкыр Чаллы шәһәренә, мондагы тормышка мөкиббән китеп йөрдем. Шәһәр җыештырылган, чиста, матур, ремонт ясалган йортлар күп, парклар яхшы. Махсуслаштырылган волейбол спорт залына да ремонт ясалу – безнең өчен зур вакыйга», — дип белдерде Мөхәммәтшин.

Татарстанның волейбол буенча ирләр һәм хатын-кызлар җыелма командалары быел Россиядә беренче урыннарны яулады, дип тә билгеләп үтте ул. Республика башкаласында гына түгел, төбәкнең шәһәр һәм районнарында да уңыш күрсәтәләр, дип өстәде Мөхәммәтшин.

«Нигез республиканың шәһәр һәм районнарында салына, биредә яшьләргә игътибар зур. Чаллыда 90 команда бар. Шул рәвешле егет һәм кызлар буш вакытларын волейбол белән шөгыльләнеп уздыра», - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Аның сүзләренчә, бу бүгенге һәм иртәгәсе көннең көннең яшь буынын тәрбияләү. «Бу яктан әнә шулай эшләргә кирәк. Моны шәһәр халкы да билгеләп үтә», - дип йомгаклады Мөхәммәтшин.

Чаллыдагы спорт мәктәбе 1983 елда ук төзелгән, капиталь ремонт ясала башлаганда ул бик начар хәлдә була. Бинаны ремонтлау өчен эшчеләргә мәктәпнең ян диварларын җимерергә, керү урынын, эчке бүлмәләрне реконструкцияләргә һәм яңа җиһазлар сатып алырга туры килгән.
Капиталь ремонт өч этапта үткәрелгән. Реконструкциягә юнәлтелгән акчаларның гомуми суммасы 137 миллион сумнан артык. Хәзер яңартылган бинада 505 бала волейбол белән шөгыльләнә ала.​

Юлия Зайнуллина фотосы («Челнинские известия» газетасы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев