Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фашист концлагерьларының тоткыннарында кунакта булдылар

Автозавод районында ветераннарны котлыйлар. Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарында кунакта булды.

Мария Васильевна Грин һәм Валентина Ивановна Нестеренкога ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырды.

Мария Васильевна Грин 1944 елның 14 февралендә Украинаның Днепр районы Рыбальск авылында туа. 1943 елның октябрендә фашистлар әнисен Германиягә алып китә. Өенә 1945 елда гына кайта. Кечкенә Мария белән әнисен репрессиялиләр һәм Новосибирск өлкәсенә җибәрәләр. Анда кыз 7 сыйныф һәм кичке мәктәпне тәмамлый. 14 яшендә маляр булып эшли башлый.

1960 елда кияүгә чыга, ире белән Архангельск өлкәсенә күчеп китә, анда леспромхозда телефончы булып эшли. Яр Чаллыда гаилә 1972 елдан бирле яши. Мария Васильевна 25 ел дәвамында«Камазстройтрест» предприятиесендә эшли һәм шуннан лаеклы ялга чыга.

Валентина Ивановна Нестеренко 1940 елның 28 гыйнварында Брянск өлкәсенең Дядьково шәһәрендә туа. Сугыш елларында гаилә Литвада урнашкан лагерьга эләгэ. Лагерьда 9 ай дәвамында булалар, анда булган балаларның күбесе һәлак була. Аннары җирле халыкка ялланып хезмәт куялар. Гаилә 1947 елда гына туган ягына әйләнеп кайта.

Валентина Ивановна 10 сыйныф, аннары «Электр приборлары буенча технолог» белгечлеге буенча техникум тәмамлый. Чаллыга 1974 елда күчеп килә, 12 ел Пресс-рама заводында эшли, пенсиягә баш энергетик идарәсеннән чыга. Ике бала тәрбияләп үстергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X