Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фастфуд рекламасы чикләнә

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы газлы суга, баллы һәм фастфуд, ягъни тиз генә аяк өсте ашала торган ризыкларга рекламаны чикләүне тәкъдим итә. Бу хакта 2025 елга кадәр сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру буенча стратегиянең яңартылган вариантында җиткерелә. Сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру буенча стратегиянең элекке текстында Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге ризыкларга телевизион рекламаны...

Аерым алганда, законлы рәвештә рекламаны "югары калорияле, артык майлы, шикәрле яки тозлы һәм беренче чиратта балаларга тәкъдим ителә торган баллы, бигрәк тә газлы эчемлекләргә, фастфуд, шоколад батончикларга һәм казылык эшләнмәләренә" чикләү тәкъдим ителә.

2025 елга кадәр сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру буенча әзерләнгән стратегиядә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы "сәламәтлек өчен зарарлы туклану продуктлары" терминыннан баш тарткан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев