Чаллы мэры: «Фатирлар җылы булырга тиеш!»
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры: «Фатирлар җылы булырга тиеш!»

Наил Мәһдиев халыктан кергән заявкаларны бу атнада хәл итәргә кушты.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә халыктан кергән җылы бирүгә кагылышлы барлык мәсьәләләрне бу атна эчендә хәл итәргә кушты. 1 октябрьдә шәһәрнең сәламәтлек саклау, социаль, мәгариф, спорт учреждениеләренә, торак йортларга җылы бирелде.

«Мондый уңайлы һава торышы гел булмаячак. Төнлә 2-3 градус салкын була. Температура режимын көйләү көн дәвамында хәл ителергә тиеш. Кайбер фатирларда батареялардан һава  чыгарылмау сәбәпле җылы тиешенчә түгел. Халыктан кергән барлык үтенечләр канәгатьләндерелергә тиеш», – диде Наил Мәһдиев.

«Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесе директоры Айрат Зәйнуллин әйтүенчә, җылылык торбаларында зыян күргән урыннар юк.

«Предприятие штат режимында эшли. Температура режимы гарфикка туры килә. Безнең тарафтан барлык кулланучыларга җылы бирелде. Җылылык бирү кышкы режимга якынлаша», – диде. 
 


җылыту сезоны җылылык челтәрләре

Нет комментариев