Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фазлыевлар һәм «Күңел» радиосы Мамадыш халкын шаккатырды - видео

Аларны хәтта ерак авылларга барып бушлай концертлар куеп йөргән Илһам ага Шакиров, Әлфия Авзаловалар белән чагыштырганнар.

«Күңел» радиосының иртәнге программасын алып баручылар Ришат Хаҗиев, Гөлинә Гусамова, Марсель Мөсәвиров Мамадыш районында «Яңа елга өч көн кала» дип аталган беренче проектларын гамәлгә ашырды. 

Исегезгә төшерәбез, алар моннан берничә көн элек тыңлаучылар арасында сораштыру уздырды. Нәтиҗәдә бәйрәм үткәрү өчен Арташ авылы сайланды. Анда күптәннән зурлап бәйрәм уздырылмаган икән.

 «Клуб ишеген ачып керүгә шаккаттык, балачакка кайткан кебек булдык: агач идәнле иске генә бина хуш исле нарат ботаклары, төсле утлар белән бизәлгән иде. Быел әлеге клуб ачылуга 90 ел тулган икән. Сыйдырышлыгы 100 кешелек булса да, ике тапкырга артык тамашачы җыелды – күрше авыллардан килүчеләр ишектән башын тыгып булса да карап торды. Җырчылар Азат һәм Алсу Фазлыевлар чыгышыннан соң алар белән фотога төшүчеләр су буе чират җыелды», – дип сөйләде «Күңел» радиосының җитәкчесе Лилия Мәхмүтова. 

«Телефон да тотмый, интернет юк та юк инде анда – чынлап торып ял итә торган авыл ул. Авылга кердек – каршыбызга кызыл бүрек кигән бер абый килә. Концерт башланырга әле ике сәгатьләп вакыт бар. Машинадан гына аның белән исәнләштек тә, клубның кайдалыгын сорадык. Аның шунда баруы икән! «Бара торыйм әле, аннары урын калмаска да мөмкин», – ди. Гаҗәпләндек тә, кызык та булды. Исеме Миңнулла икән, бар уеннарыбызда бик актив катнашты», – дип сөйләде Гөлинә Гусамова. Ул үзе дә шушы районнан, 25 километр ераклыктагы туган авылы Урта Соннан да килүчеләр булган.

Авыл халкы радио ди-джейлары, артистлар белән күрешүгә, бергәләп күңел ачу мөмкинлегенә бик сөенгән, тавышларын гына ишеткән егет-кызларның үзләрен күрүгә, Фазлыевларның гадилегенә гаҗәпләнгән. Яннарынна килеп: «Күпләр арасыннан безне сайлавыгызга рәхмәт», – дип әйткәннәр. Аларны хәтта ерак авылларга барып бушлай концертлар куеп йөргән Илһам ага Шакиров, Әлфия Авзаловалар белән чагыштырганнар. Ахырда клуб мөдире Марсель Шәйдуллинның чыршы янына мультиварка тартмасын тотып чыгып, аның эченнән тере куян чыгаруы, аны уйнатуы да тамашачылар өчен кызыклы булып истә калган. Бәйрәм программасы тәмамлангач та таралмыйча утырган авыл халкы белән тагын да күрешергә сүз куешып хушлашканнар.

Фото Лилия Мәхмүтовадан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес