Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Фермер “Дуслык” ордены белән бүләкләнде

Аның балалары гына түгел, оныклары да гаилә эшендә катнаша.

Тукай районы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Минталип Миңнеханов “Дуслык” ордены белән бүләкләнде. Тантана ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте. 

«Миңнеханов» хуҗалыгы Чаллының мәктәпләре, балалар бакчаларын яшелчәләр белән тәэмин итә. 75 яшьлек Минталип Миңнеханов фермерлар династиясе башлыгы. Аның балалары гына түгел, оныклары да гаилә эшендә катнаша. 

“Дуслык” ордены Татарстандагы иң зур дәүләт бүләкләренең икенчесе. Аны 2017нче елда аны “КАМАЗ” җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогинга, 2024нче елда “Камгэсэнергострой” җәмгыяте генераль директоры Альберт Петровка тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев