Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Февральдән кемнәргә түләүләр арта?

Индексация Россиядә яшәүче 20 миллион кешегә кагыла.

1нче февральдән 40тан артык түләүләр 7.4 процентка артачак. Бу хакта РФ Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. 

“Гомумән алганда, ана капиталы, бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү, бала тәрбияләү өчен айлык пособие, ветераннарга айлык түләүләр, ай саен иминият түләүләре һәм башка социаль ярдәм чаралары артачак”, -  ди министрлык җитәкчесе Антон Котяков.

Ана капиталының күләме беренче балага 630 мең, 400 сум, икенче балага 833 сумга җитәчәк. Беренче бала туганда түләүләрне алган гаиләләргә өстәмә 202, 6 мең сум биреләчәк.

2024нче елдан хезмәт хакының минималь размеры 18,5 процентка артып, 19 242 сум тәшкил итте. Минималь хезмәт хакының күләме арту сәбәпле, 4.8 миллион кешенең хезмәт хакы артачак. Моннан тыш, 1 январьдән эшләми торган кешеләрнең иминият пенсиясе 7,5 процентка артты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев