Февральнең соңгы атнасы салкын булачак
Яңалыклар тасмасы

Февральнең соңгы атнасы салкын булачак

Синоптиклар фаразы.

24 февральдә Татарстанда болытлы һава торышы күзәтелә. Урыны белән бераз кар, җилнең тизлеге 15-18 м/с, төнге температура -10..-15°, көндез -5..-10° салкын.
Чәршәмбе, 25 февраль һәм пәнҗешәмбе, 26 февраль, республика түбән басым йогынтысында булачак. Бераз кар явуы көтелә, төнге температура -9..-15°, көнчыгышта -20°, көндез -4..-10°.
27 һәм 28 февральдә явым-төшем көтелми. Төнге температура -12...-17 градуска кадәр төшәчәк, аязганда -21° га кадәр, көндез -5° дан -10°га кадәр. Февраль ахырында Татарстанда салкыннар, кар һәм көчле җил фаразлана.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


салкын һава торышы кискен үзгәрә

Нет комментариев