Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Филләр йөри... бакчада

"Җиңү" паркы аша үтеп бара идем, гаҗәеп бер күренешкә тап булдым: озын борыннары белән чирәм ашап... филләр йөри. Әллә Африка безгә күчкәнме, дип торам. Шушы паркта фотога төшерүчеләр иңендә йөргән маймылларны күргәнем бар иде, болары каян килеп чыккан тагын? Ул да булмады, филләр көтүче үзе дә күренде. Каяндыр шаулашып, дүрт-биш...

"Җиңү" паркы аша үтеп бара идем, гаҗәеп бер күренешкә тап булдым: озын борыннары белән чирәм ашап... филләр йөри. Әллә Африка безгә күчкәнме, дип торам. Шушы паркта фотога төшерүчеләр иңендә йөргән маймылларны күргәнем бар иде, болары каян килеп чыккан тагын? Ул да булмады, филләр көтүче үзе дә күренде. Каяндыр шаулашып, дүрт-биш бала да йөгереп килде, кулларында бананнар. Алар шуның белән хайваннарны сыйлый башладылар. Ә тегеләре, татлы ризыктан күзләрен йома-йома, бананнарны сыпырттылар гына.

Минем кебек бушлай бу тамашаны күзәтүчеләр шактый җыелды. Баксаң, паркка урнашкан цирк артистлары икән бу җылы як кунаклары. Аларны һәр көнне шулай каеннар арасына йөртергә алып чыгалар икән. Филләргә Африка ни дә, Татарстан ни... Әзмәверләр агач ботакларын сындырып, авызларына тыгарга да күп сорамыйлар. Филләрнең исемнәре Дженни һәм Магда икән, аларга 45 яшь, авырлыклары биш тонна чамасы. Саф һава сулап кергәч, кич белән алар аренада чыгыш ясыйлар. Кемнәр циркка барган, аларның чыгышларын күргәннәрдер.

Паркта йөрүдән филләр бик канәгать, алар кешеләр биргән тәм-томнар белән сыйланып кына калмыйча, алар белән фотога да төшәләр. "Бик шәфкатьле, йомшак холыклы инде алар, - ди бирегә көн саен ял итәргә килүче Сәрмәдия апа, - оныгымны да кичә күрергә алып килдем".

Филләрнең болай йөрүен хупламаучылар да бар. Үзен Татьяна Афанасьевна дип таныштырган ханым чирәмне таптамасыннар, монда фил генә җитмәгән иде, дип зарлана. Баксаң, үзе монда зур эте белән йөри икән. Дженни һәм Магданы паркка чыгарып йөртү өчен шәһәр хакимияте рөхсәт биргән, аларның зыяннары юк.

Филләр шәһәр бакчасында йөреп, һава сулап туйгач, үзләрен күзәтүчеләргә борыннарын күтәреп, авызларын ачып, "сәлам" биргән кебек булдылар, аннан күчмә цирк тарафына юнәлделәр. Әйтерсең алар кич белән тамашага килегез, күрешербез, дип ишарә ясадылар.

Разетдин Һади.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев