Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Филүс Каһиров белән дуэт җырлаган Артур Хәсәновның хәрби операциядән кайтуын көтәләр

Аның хәле турында абыйсы сөйләде.

Построение алдында "Киек каз юллары" җырын башкарып танылган Артур Хәсәновны Филүс Каһиров үзе белән дуэт җырларга чакырган иде. Җырчының Казанда узган концертында, аннары Мәскәүдә узган "Татар җыры"нда әлеге дуэт зур бер вакыйга булып тормышка ашты. 

Шуннан соң, хәрби операциягә чакырылган Артурның өйрәнүләре тәмамланып, егетне фронтка алып киттеләр. Хәзер Артурның хәле ничек икән? Күптән хәбәре юк. Бу хакта аның бертуган абыйсы Марат Хәсәновтан сорадык. "Сирәк булса да сөйләшеп торабыз. Хәлем әйбәт ди инде ул безгә. Тиздән Артурның киткәненә ярты ел була. Президент ярты ел хезмәт иткәннәрнең ялга кайтырга мөмкинлеге булачак диде. Көтәбез,"- диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция