Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Фирдүс Тямаевның туганы һәлак булган

Җырчы үзе хәбәр итте.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев – махсус хәрби операциядәге егетләребезгә иң күп ярдәм итүче җырчыларның берсе.

Ул күптән түгел генә Нурлат районы делегациясе составында егетләргә гуманитар йөк илтеп кайтты. 

Фирдүс әйтүенчә, махсус хәрби операциядә аның туган авылыннан 20дән артык егет хезмәт итә. Шул исәптән үзенең туганы да. 

Кызганыч, махсус  хәрби операциягә зонасына баргач, ул туганы белән очраша алмаган.

«Туганыбызның һәлак булуын әйттеләр. Шулай да дүрт сәгать көттек, бәлки дөрес түгелдер дип... Әмма бу хәбәр дөрес булып чыкты. Күңел ышанмый. Тамакта төер, күздә яшь. Елаштык та, җырлаштык та. Анда бик авыр мохит… Күпме яшь гомер өзелә, аналар улларын югалата, балалар ятим кала. Тизрәк бетсен иде бу хәлләр», – диде ул «Күңел» радиосында әңгәмә вакытында. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм Фирдүс Тямаев МАХСУС хәрби операция үлем-китем