Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Фирдүсә Әюпова: «Лицей-интернатны һөнәргә әзерлек базасы итәргә телибез»

Чаллы балалары да интернатта яшәргә тели.

Яңа уку елы башланды. Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат укучыларын 2025-2026 уку елында нинди яңалыклар көтә. Лицей-директоры Фирдүсә Әюпова белән сөйләшеп алдык. 
– Яңа уку елын сөенечле вакыйгадан башлыйбыз. Безнең укучыларыбызның  саны 100гә артты. 25 сыйныфта 506 бала укый. Аларның  67се барлык уңайлыклары булган интернатта яши. Актаныш, Тукай, Минзәлә районнарында яшәүчеләр безнең лицей-интернатны сайлады. Хәтта шәһәребездән килгән укучыларның да күбесе интернатта торырга тели. Без малайлар һәм кызлар өчен сыйфатлы белем һәм тәрбия алу өчен уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз. Эшебезгә заманча технологияләр, формалар кертәбез, даими яңалыкка омтылабыз. Бу уку елында да укучыларыбыз өчен мөһим яңалыклар бар. Шуларның берсе – шәһәр Башкарма комитеты белән берлектә оештырылган яңа үзәк – «Акыл» мәгариф инкубаторы.  

– Бу хакта тәфсилләбрәк сөйләгез әле. 
– Опека һәм попечительлек бүлеге безнең бинадан киткәч,  шактый гына  мәйдан бушап калды. Аны лицей-интернат укучылары өчен файдалы итәсебез килде. Уйладык та, җитәкчеләр белән киңәшеп «Фабрика науки» коммерциянеке булмаган оешма белән берлектә «Акыл» мәгариф инкубаторына тукталдык. Шуны гамәлгә кертергә булдык. Быел 5-7 сыйныф укучылары өчен компьютерда программалаштыру, робототехника, 3D модельләштерү буенча дәресләр башлана. Шулай ук химия, биология, театр, спорт, медиа, музей – кыскасы  бездә булган юнәлешләр яңа белемнәр, практик дәресләр, заманча технологияләр белән ныгытылачак. Шулай ук монда балалар олимпиадаларга әзерләнәчәкләр, төрле проектлар эшләячәкләр, яңа фәнни хезмәтләр уйлап табачаклар. Предприятие һәм оешмалар белән хезмәттәшлек итү дә күздә тотыла. Монда укучыларыбыз көндезге 3тән кичке 8гә кадәр өстәмә белем алачак. 

– Моны ата-аналар ничек кабул итте? Бу дәресләргә кемнәр йөри алачак?
– Аллаһка шөкер, ата-аналар тарафыннан аңлау бар. Теләге булган барлык укучыларны да биредә укытырга җыенабыз. Һәр дәрестә 8-9ар бала гына шөгыльләнәчәк. Алар алмашып укыячаклар. Мәсәлән, программалаштыру дәресендә башта бер төркем, аннары икенчесе укый. Без бу проектыбыз белән лицей-интернатны һөнәргә әзерләү базасы итәрбез дип өметләнәбез. 

– Дәресләр кайчан башлана?
– Бүгенге көндә үзәкне җиһазлау бара. Аллаһ боерса, 22 сентябрьдә 5-7 сыйныфларда укулар башланачак.  Соңрак үзәкне зурлап тәкъдир итү чарасы оештырырга уйлыйбыз.

– Укучыларыгыз укудан тыш тагын ниләр белән шөгыльләнәчәк?
– Лицей-интернатта милли көрәш, театр, медиа түгәрәкләре, «Җомга кунагы» проекты эшчәнлеген дәвам итә. Быел укучыларыбыз белән Г.Акыш исемендәге халыкара конференция үткәрәчәкбез. Ул татар шәхесләренә, дөресрәге, чит илләрдә яшәп халкыбызга хезмәт итүче татар хатын-кызларына багышлана. Моңа кадәр бу конференция онлайн уза иде, быел офлайн булачак. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, сугышта катнашкан Чаллы хатын-кызлары турында мәгълүмат туплаячакбыз. Шулай ук хәйрия эшләрен, милли рухны саклау өчен татар матбугатын укуны дәвам итәбез. 5-8 сыйныф укучылары милли киемнәр, түбәтәйләр, калфаклар алдылар. Бәйрәмнәрдә милли киемнәрдән чыгыш ясаячаклар. 

– Чаллының 400 еллыгы да игътибарсыз калмыйдыр?
– Әлбәттә. Шәһәребезнең 400 еллыгы лицей-интернат диварында тарихка кереп калачак. Без икенче каттагы стенага Чаллыда урам исемнәре бирелгән шәхесләр һәм мәгърифәтче, зыялы хатын-кызларыбыз турында стендлар ясап куябыз. 

– Уку елы башланырга өлгермәде. Шәһәрдә кайбер ата-аналарның мәктәп туклануыннан зарланулары турында хәбәрләр ишетелә башлады. 
– Бездә туклану хәләл. Ата-аналар атна саен ризыкның сыйфатын тикшереп торалар. Аллаһка шөкер, зарланучылар юк. 

– Сезне тыңлагач, коллективыгызда кыенлыклар, кадрлар кытлыгы да юк кебек тоелды.
– Хактан да бездә әлегә кыенлыклар юк. Лицей-интернат тулысынча кадрлар белән тәэмин ителде. Коллективка 6 яшь укытучы килде. Алар музыка, инглиз теле, рус теле, химия дәресләре укытачак.  Химия укытучысы Камилә Хәкимуллина ТР Рәисе катнашындагы бер сессиядә яшь укытучыларга ярдәм кирәклеге турында чыгыш ясаган иде. Хөкүмәтебез аның тәкъдимнәрен ишетте. Яңа уку елында яшь укытучыларга 2,5 мең сум урынына 10ар мең сум өстәмә акча түләнәчәк. 

– Киләчәккә планнарыгыз?
– Киләсе уку елында нефть-газ һәм фәнни юнәлешләр буенча профильле сыйныфлар ачарга планлаштырабыз. 
– Киләчәк буынга белем һәм тәрбия бирүдәге катлаулы эшегездә уңышлар телибез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф яңалыклар Фирдүсә Әюпова