Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Флер Шакиров: «Кайбер туганнарыбыз низаг чыгардылар»

Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров турында туганы сөйләде.

15 февральдә халкыбызның мәшһүр җырчысы, моң белән татарны башка милләтләргә таныткан, бик күп мактаулы исемнәр, дәүләт бүләкләре, премияләр иясе Илһам Шакировка 90 яшь тулыр иде. Бу уңайдан Илһам аганың туганы, үзе дә матур җырлаучы Флер Шакиров белән әңгәмә кордым. Ул Тукай районы Яңа Бүләк авылында туып-үскән, шунда агроном булып эшләп лаеклы ялга чыккан.  Бүгенге көндә дә шунда гомер итә. 

– Кызганыч, бөек җырчының вафатыннан соң, милек тирәсендә ыгы-зыгылар булып алды.
– Без туганнар белән абыебызны гомеренең соңгы көннәренә кадәр тәрбияләгән Илһамга да, аның гаиләсенә дә рәхмәтле. Тик һәрбер нәселдәге кебек, кайбер туганнарыбыз низаг чыгардылар. Зәйнәп апабызның балаларын Аллаһ кичерсен. Үзенең урыны җәннәттә булсын. Аллаһка шөкер, низаг уңай хәл ителде. Абыйның фатиры Илһамга калды. Ул шулай булырга тиеш тә иде, чөнки Илһам Хаҗиев безнең белән элемтәдә булып, абыйны тиешенчә карады. Һәр көнне иртән кан басымын үлчәп, абыйның хәле турында әйтеп торды. Абый аңардан канәгать булды. «Минем өчен кайгырмагыз», – дия иде. Без Илһам абыйга гел булышып тордык. Көндәлек  киемнәрне яңартуга исе китми иде. Әмма сәхнә киемнәренә таләпләре катгый булды. 75 яшьлек юбилеена костюмнарны туганнар белән ике көн сайлаган идек. 

Флер Шакиров белән тулы әңгәмәне «Шәһри Чаллы»ның «Пятачок» кушымтасыннан укый аласыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев