Флера Андреева үз вазыйфасыннан китте
Яңалыклар тасмасы

Флера Андреева үз вазыйфасыннан китте

Шәһәр мэры сайланачак беренче сессиядә аның урынбасарын да расларга тиеш.

Флера Андреева  Яр Чаллы шәһәре башлыгы урынбасары буларак эшен туктатты.

Андрееваның вәкаләтләре өченче чакырылыш шәһәр Советы вәкаләтләре белән бергә чыга. Шәһәр мэры сайланачак беренче сессиядә аның урынбасарын да расларга тиеш.

Хаким урынбасары вазифасын шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Ирина Сагидуллина алыштыра ала дигән фикер йөри.

Чыганак Челны-биз

 

Фото Бизнес-онлайн

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев