Ford EcoSport автомобиле җитештерә башладылар
Шәһәребездә Ford Sollers заводында Ford EcoSport автомобиле җитештерелә башлады.
Аны ачу тантанасында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка илләрендә Ford компаниясе бүлеге генераль директоры Стивен Армстронг, уртак предприятиеләр, альянслар һәм коммерцияле эшчәнлек, Ford Европа буенча эш итүче Биргит Берендт, Ford Sollers уртак предприятиесе президенты һәм SEO Адиль Ширинов катнашты. Яңартылган компактлы кроссовер җитештерү тулы цикл буенча эшләячәк. Аңа яңа модель заманча дизайн белән ясалган, өч цилиндрлы двигатель куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев