Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фотограф Алмаз Мәһәдиев: "Кешеләрнең эмоцияләрен фотога төшерергә яратам"

Үткән ялларда Җиңү паркында «Шәһри Чаллы» газетасының җәйге проекты – «Эх, Чаллы пятачоклары!»ның чираттагысы булды. Бу юлы ул Сабан туе формасында үтте.

Чарага бик күп кеше җыелды. Аларның бөтенесенең дә күтәренке кәеф булуы әллә каян сизелеп торды. Чакырган кунакларыбыз арасында, редакциябез дусты, фотограф, видеограф Алмаз Мәһәдиев та бар иде. 

- Бәйрәм бик ошады. Шундый күңелле булды. Минемчә, мондый кичәләр халыкны берләштерә, бергә күңел ачулар кәефне күтәрә, яңа дуслар, танышлар табасың. Ләкин мин фотограф һәм видеограф, аннары журналист буларак, кешеләрнең эмоцияләрен фотога төшерергә яратам. Чөнки ул мизгелләр чын, ясалма түгел. Аннары кешеләрнең йөзләрендә, күзләрендә аларның кәефен, борчулымы-түгелме икәнен күрергә була. Чөнки күзләр беркайчан да алдамый... Елмаю ясалма булса да, күзләр эчке дөньяны ачып сала. Аеруча сабыйларны фотога төшерергә яратам. Балаларның самимилеген әйтеп бетереп булмый. Фото үзе бер дөнья. Һәм фотограф булу - ул, иң беренче чиратта, күңел күзеңнең яхшы күрүе. Фотоларым аркылы кешеләргә шул мизгелләрне күрсәтергә яратам.

Киләчәктә дә мондый проектларны уздыруны теләр идем. Алла бирса, киләсе "Пятачок"ка да киләргә исәп, - дип сөйләде безгә Алмаз.

Сүз уңаеннан, Алмазның фотоларын моннан карый аласыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев