Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фотоларда – Чаллы тарихы

«Энергетик» мәдәният сараенда «Объективта шәһәр тарихы» дип исемләнгән җиденче күргәзмә ачылды. Мәдәният сараеның икенче катындагы мәрмәр залда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган фотограф Николай Тугановның 300ләп фотосы урын алган.

Сурәтләр барысы да матур рамаларга урнаштырылган. Һәрберсендә шәһәребезнең тарихы чагыла. Фотоларда беренче төзүчеләр, төрле елларда Чаллының төрле тармакларын җитәкләгән хөрмәтле кешеләр, беренче табиблар, беренче укытучылар... Һәр фото шәһәрдә узган вакыйгаларга алып кайта. Бәйрәмнәргә кемнәр генә килмәгән. Татар һәм рус артистлары, язучылар, театрлар... Фото остасы Николай Туганов аларны хезмәте белән тарихка калдырды. 

Ә легендар шәхес, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева ел саен аларны туплап, яңартып «Объективта – шәһәр тарихы» дигән күргәзмә оештыра. «Бу өлкән буыннарга гына түгел, мәктәп укучыларына да бик кирәкле күргәзмә. Шәһәр төзүчеләре, беренче табиблар, укытучылар, социаль хезмәткәрләр күргәзмәгә килеп үзләрен карыйлар, сыйныфташлары, хезмәттәшләре белән очрашалар, яшьлекләренә кайталар. Мәңгелеккә киткән дусларын сагынып искә алалар... Яшьләр исә үзләренә шундый матур, гүзәл шәһәр, данлыклы КАМАЗ заводы төзегән, машиналар җыйган кешеләрне белергә тиеш. Шәһәребез тарихын киләчәк буыннарга мирас итеп калдырган Николай Тугановка рәхмәт», – диде ул. 

Күргәзмәне тантаналы төстә ачканнан соң, «Энергетик» мәдәният сарае артистлары күргәзмә рухына туры килә торган зәвыклы концерт күрсәттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев