Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фәридә Кудашева фестивале чакыра

19-21 октябрьдә Башкортстанның Нефтекамск шәһәрендә Фәридә Кудашева исемендә "Дуслык моңы" башкорт һәм татар җырлары Халыкара фестивале үткәреләчәк. Ул тәүге тапкыр 1991 елда узган иде. Быел фестиваль 16нчы тапкыр үткәрелүгә карамастан, катнашу шартлары элеккечә кала. Һәрбер җырчы берәр татар һәм башкорт халык җырын һәм теләсә-кайсы татар һәм башкорт композиторының берәр җырын...

19-21 октябрьдә Башкортстанның Нефтекамск шәһәрендә Фәридә Кудашева исемендә "Дуслык моңы" башкорт һәм татар җырлары Халыкара фестивале үткәреләчәк.

Ул тәүге тапкыр 1991 елда узган иде.
Быел фестиваль 16нчы тапкыр үткәрелүгә карамастан, катнашу шартлары элеккечә кала. Һәрбер җырчы берәр татар һәм башкорт халык җырын һәм теләсә-кайсы татар һәм башкорт композиторының берәр җырын башкара. Әгәр катнашучы ерактан килгән булса, ул үз телендә дә җыр башкарырга хокуклы.

Моңа кадәр Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы да бу чарадан читтә калмады.
Фестивалдә 16 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган үзешчән җырчы һәм музыка училищеларының 1-2 курс студентлары катнаша ала. Гаризалар 14 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев