Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фәрид Сәлахов: "Торак хезмәтләренә тарифлар Чаллыда уртача"

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев фатир өчен түләүләр буенча күп санлы шикаятьләргә җавап бирде.

Квитанцияләр белән ялларда бөтен интернет челтәре тулды. Чаллы халкы квартплата күп килгән дип зарлана.

– Узган ел да гыйнварда шундый ук һава температурасы булды. Суммада артык арту күзәтелми, - дип шәрехләде Зуев. - Һәр мөрәҗәгатьне без эшкәртәбез, шәхси җавап бирәбез. Шәһәрдәшләрдән, беренче чиратта, аңлатма артыннан идарәче компанияләргә мөрәҗәгать итүләрен сорыйсы килә. Чөнки, барлык инстанцияләрне читләтеп үтеп, мэриягә мөрәҗәгать итәләр, аңлатуны сорыйлар. Без барлык мөрәҗәгатьләргә дә шәхси җавап бирергә әзер.

Чиновник идарәче компанияләр хатасы буенча түләүләрне очраклы рәвештә арттыру мөмкинлеген кире какты. 

Сорауга ачыклык кертү максатыннан, без Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлаховка мөрәҗәгать иттек.

- Чаллыда торак-коммуналь хезмәтләргә (21-22) түләү  бер квитанция буенча  башкарыла. Әлеге документны алган кеше кулланылган хезмәтләргә күпме түләнгәнен күрә һәм бер квитанция буенча квартирадагы барлык хезмәтләргә түли. «Тикшеренүләрдә катнашкан шәһәрләрдә бер фатирга 6 түләү документы килү очраклары да бар. Мәсәлән, Мәскәүдә электр өчен «Мосэнергосбыт»тан, икенче шәһәр кешесенә каты чүп калдыкларын чыгарган өчен аерым квитанция килә, кайдадыр региональ операторга капиталь ремонтка аерым түләргә кирәк. Алар төрле банкларда түләнергә мөмкин. Шуңа күрә  банк үткәргән тикшерүләр дөреслеккә туры килми, – диде җитәкче.  

Сәлахов әйтүенчә, торак хезмәтләренә тарифлар Чаллыда – уртача 22 сум,  Төмән белән Тольяттида  37 сум,  Мәскәүдә 30 сум.
Россиядә суга иң түбән тариф (24,47 тиен) Чаллыда. Җылылыкка тариф (1758 сум) та башка шәһәрләрдәгегә караганда түбән. «Без ничә түләү квитанциясе тикшерелгәнен дә белмибез. Тикшерүләрнең дөреслегенә бу да йогынты ясый», – диде башкарма комитет җитәкчесе.  Узган  елда ташламаларга хокуклы гражданнарга федераль бюджеттан – 510 миллион сум, республика бюджетыннан 317 миллион сум (шул исәптән торак-коммуналь хезмәтләр өчен) субсидия түләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы