Фәрит Мөхәммәтшин: "Ефәк юл" раллисының тарихы Татарстанда башлануы символик мәгънәгә ия"
Республиканың Дәүләт советы рәисе "Ефәк юл" раллисының Татарстандагы махсус участогы башлануын билгеләде. (Казан, 9 июль, "Татар-информ", Алексей Анисимов). "Ефәк юл" ралли-рейд халыкара спорт ярышларының бер якты сәхифәсе булып тора. Бу хакта Татарстан Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Шәле бистәсендә башланган икенче махсус участокка старт биргәндә, хәбәр итте. Ярыш якынча 10...
Татарстанда автоспортны үстерү һәм популярлаштыруга җитди игътибар бирелә. Без хаклы рәвештә атаклы "КАМАЗ-Мастер" командасы белән горурланабыз, ул Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларның бер генә тапкыр җиңүчесе булмады. Әлеге ярышларда бүген безнең дан казанган команданың 4 экипажы катнаша, шулай булгач, егетләр өчен җан атырга менә дигән сәбәбебез бар. Мин чын күңелдән раллида катнашучыларга яхшы нәтиҗәләргә һәм яңа казанышлар телим. Хәерле сәгатьтә, "Ефәк юл" Татарстан этабы! Бәйрәм белән!", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
"Ефәк юл" ралли-рейдының Татарстандагы махсус участогының озынлыгы 157 чакрымны тәшкил итә. Ул, Шәле бистәсендә башланып, Мамадыш районында тәмамлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев