Ф.Салахов «Гараж-500» арендаторлары белән очрашты
Сәүдә урыны эшли башлармы?
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов «Гараж-500» базары эшмәкәрләре белән очрашты. Искәртеп узабыз, 29 майда суд күпсанлы хокук бозулар белән бәйле рәвештә сәүдә зонасы эшчәнлеген туктаткан иде. Хәзер 16 кисәтүнең 9ы эшләнү стадиясендә.
«Хаталарны бетерү буенча эш базар хакимияте тарафыннан алып барылачак, аннан соң күзәтү органнары тикшерү үткәрәчәк. Барлык шартлар үтәлсә, базар эшчәнлеге яңадан торгызылачак», – дип ассызыклады ул.
Фәрид Салахов билгеләп үткәнчә, эшмәкәрләр тарафыннан заемнар буенча да сораулар бар – 5 июнь көнне ул бу тема буенча арендаторлар белән очрашулар үткәргән иде. Киләсе очрашу 11 июньдә, сәгать 15:00дә Сәүдә-сәнәгать палатасында (49/20) узачак.
«Мәсьәлә шәһәр мэрының контроле астында, йөкләмә бар. Безнең өчен иң мөһиме – арендаторларның проблемаларын чишү һәм барлык сорауларны мөмкин кадәр тизрәк хәл итү», – дип йомгаклады Башкарма комитет җитәкчесе.
Искәртеп узабыз, моннан берникадәр вакыт элек шәһәр хакимияте эшмәкәрләргә күченү һәм коммерция эшчәнлеген тиз арада яңадан башлау өчен уңайлы вариантлар тәкъдим итү максатыннан буш сәүдә һәм склад мәйданнарын анализлаган иде. Моннан тыш, суд приставлары да «Гараж-500» базарына килеп китте. Хәзер эшмәкәрләр үз продукцияләрен сәүдә урыныннан алып чыга алалар.
Сораулар буенча түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 30-58-24, 30-58-22 – икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе белгечләре; +7 917 391 03 38 – Рәисә Кәүсәр кызы Солтанова.
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев