Г. Камал театры директоры 54нче гимназия укытучыларына зур бүләк ясады
“Ул безне ел да шаккаттыра”, - ди укыту эшләре буенча директор урынбасары Фәнисә Сәлахиева.
54нче гимназия укытучылары Казанга мавыктыргыч сәяхәткә барды. Аларны “Шәрык” татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексы белән таныштырдылар, "Кайтаваз" спектаклен күрсәттеләр. Мондый бүләкне аларга якынлашып килүче укытучылар көне уңаеннан Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов ясады. Илфир Илшатович 54нче гимназиядә белем алган. Һәр елны ул мәктәп укытучыларын зурларга тырыша.
“Шәрык” комплексында кызыклы эчтәлектәге чара оештырылды. Театр тарихы турында күп нәрсә белдек. Интерактив спектакль карадык. Сәхнә артын, костюмнарны күрсәттеләр. Аннан соң бүгенге көн проблемаларына, тел-милләт язмышы мәсьәләләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән “Кайтаваз” спектаклен тәкъдим иттеләр. Камал театры түбәсенә дә алып менделәр. Кабан күле, Казан халкы тормышын күзәттек. Бик күңелле һәм файдалы ял булды. Илфир Илшатовичка зур рәхмәт! Безне беркайчан да онытмый. Ел саен нәрсә дә булса уйлап чыгарып шаккаттыра.
2021 елда Илфир Якупов укытучыларга “Исәнмесез” спектаклен күрсәткән булган. Соңыннан аларны сәхнәгә алып менгән, гримёркага алып кереп, артистлар белән таныштырган. Чаллыга килгән очракта да Илфир Якупов мәктәбенә керми калмый, ди Фәнисә Сәлахиева. Балаларга мастер-класслар оештырып, артистлар белән таныштырып җылы кичәләр уздыра. Бу юлы ул кунакка февраль аенда киләргә вәгъдә иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев