Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Габидулла Хөрмәтуллин: «Одеял алдык та, басуда икәү бергә ятып йокладык»

«Пятачок»та яшьлек хатирәләрен яңарттылар.

"Шәһри Чаллы"дан - Пятачокларның һәркайсы үзгә, күңелле үтә. Ни өчен дисәгез, без халыкчан җырчыларны сайлыйбыз. Бу юлы да бәйрәмебезнең иң моңлы сандугачларын гына чакырдык. 

Сәхнә түренә  беренчеләрдән Татарстанның атказанган артисты, атказанган мәдәният хезмәткәре Габидулла Хөрмәтуллин чыкты. Нәкъ ул заманында пятачокларның үзәгендә кайнаган. Аны хәтта "пятачок короле" дип тә йөрткәннәр. Ул “Яшьлегем югалды" җырын башкарды. Халык уйланып, яшьлекләрен сагынып тыңлады. Йөзләреннән күренә иде. 

“28 комплекстагы тулай торакта яши идем. Беренче мәхәббәтем янына бардым. Кертмәделәр. Одеял алып басуга чыктык та, комбайн коптителеннән төшеп калган саламда икәү бергә ятып йокладык. Иртән уянып китсәк, комбайннар суктырып йөри. Менә нинди шәһәр барлыкка килде”, – ди Габидулла Хөрмәтуллин. 

Шәһәребезнең кабатланмас җырчысы, “Манзара” премиясе лауреаты Сәрия Нәбиуллина да тамашаны кыздырды. Бер сызгыруы гына ни тора! Андагы моң, дәрт! Халык кушылып җырлый-җырлый биеде. 

Сәхнәгә халык җәүһәре Зөфәр Габитов та чыкты. Ул 40 ел Чаллы ТЭЦында слесарь булып эшләгән. Хәзер лаеклы ялда. Шәһәрдәшләргә берьюлы ике музыкаль коралда – гитара һәм авыз гармунында уйнап күрсәтте. “Биш төрле музыка коралында уйный беләм. Чаллы пятачогында да чыгыш ясыйсым, яшьлек чакларга кире әйләнеп кайтасым килде”, - ди ул. 


Гармунын тотып моңлы татар көйләрен Сәгыйт Шәйхетдинов та сузды. Бәйрәмгә килүче шәһәрдәшләр аңа кушылып җырлады. 

"Пятачок"ка Казаннан да кунаклар килде. Шәһәрдәшләрне моңлы җырлары белән Илзидә Госман сөендерде. Җыры да бит туры килеп кенә тора: “Бие әйдә, бие! Биемәсәң, яшь гомер бик тиз үтә!” дигән сүзләре бар. Чаллы халкы бие дигәнне көтеп тормый шул. 70-80 елларда пятачокларда биеп күнеккән. Хәзер дә алар "Шәһри Чаллы" белән үткәрелүче бер чараны да калдырмыйлар. 50 ел элек булган дәртләре бүген дә шулай ук ташып тора. Яшьләр дискәтүкләре белән бер читтә торсын. 

Иң ахырда сәхнәгә көтеп алынган җырлы гаилә Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова чыктылар. Эльмира - үзебезнеке, Чаллы кызы. Рафилне дә халык  бик яратты, үз итте. Һәр сүзеннән шаркылдап көлде. Яшь пар иң дәртле җырларын гына башкарды. Кызып китеп биючеләрне бераз суыту өчен "карлар ява" җырын да башкардылар. "Бу җырны җырлаганнан соң гел кар ява. Явым-төшемнәр булса, безне гаепләмәсәгез ярый инде", - ди Рафил. Нинди гаеп булсын ул?! "Тагын ике җыр!, "Таң атканчыга кадәр җырлагыз әле!" дип кычкырдылар. "Спонсорлар булса - җырлыйм" дип шаяртты Рафил. 

Ул арада бер капчык әстерхан чикләвеге тотып сәхнәгә Мәүлетҗан абый чыгып та җитте. "Әйбәт кенә ватып, тәмләп ашагыз", - ди. Мондый бүләкне Рафил белән Эльмираның әле алганнары булмагандыр. Шаккаттылар. Җитмәсә, Рафил дә чикләвек ярата икән. "Шәһри Чаллы" пятачокларында бу соңгы сюрприз булмас әле. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм җәй пятачок