Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гает бәйрәменә - тәмле коймак

Берничә рецепт тәкъдим итәбез.

«Симез» коймак пешерү ысулы:
Аның өчен:
500 г кефир, 1 йомырка, 350 г. он, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1/2 чәй кашыгы тоз, 1/2 чәй кашыгы сода, кыздыру өчен 150 г үсемлек мае кирәк.
Камырны әзерләгәннән соң, бер 20 минут көтеп торып, бераз "ял иттерсәгез" яхшырак булачак. Шулай ук әкрен утта каплап пешерергә дә мөмкин.

Төче камырдан коймак пешерү ысулы:
Аның өчен:
500-600 мл сөт, 2 йомырка, 1-2 аш кашыгы шикәр комы, аз гына тоз, 1/3 чәй кашыгы сода (аны уксус белән сүндерәбез), 500 гр он кирәк була.
Коймакны калынрак яки юкарак итү өчен онның күләмен азрак яки күбрәк итәргә мөмкин. Алдан кыздырылган табага коймак камырын салып, ике яклап кыздырабыз.

Бик тәмле тәбикмәк пешерү рецепты:
1 стакан сөт, 2 йомырка, 1,5 чәй калагы чүпрә, тоз, шикәр комы, он салып, куерак камыр кабартырга.

Яңартыр өчен кайнаган суга ярты чәй кашыгы чәй содасы салып тугыларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев