Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Гаилә белән сайлыйбыз!» фотоконкурсының бишенче җиңүчесе Чаллыдан

Бәйгедә республика территориясендә даими пропискасы булган гражданнар катнаша ала.

ТНВ каналында «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафоны студиясендә дүртенче 15 модельле iPhone смартфоны иясенең исемен атадылар. Ул – Фёдор Майоров. «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә ир-атның тумышы белән Чаллы шәһәреннән булуы күрсәтелгән. Конкурста 12:00 сәгатькә инде 27 911 кеше катнашкан.


Конкурста катнашу өчен сайлау участогы янында (бинаның эчендә түгел, тышында) махсус беләзек (тавыш бирүчеләргә бирелә торган) киеп гаилә белән фотография ясарга кирәк. Фотода сайлау участогына керү өлешенең таныла торган элементы: язу, плакат яки баннер булуы зарур. Беләзек ким дигәндә бер кешенең (18 яше тулган) кулында күренергә тиеш.

Әлеге фотографияне социаль челтәрләрдәге (мәсәлән, «ВКонтакте»да) шәхси битеңдә урнаштырырга кирәк. Постта ике мәҗбүри хэштэг куелган булырга тиеш: #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы. Аккаунт ачык, ә аватаркада фото урнаштырылган булырга тиеш. Фотоконкурста республика территориясендә даими пропискасы булган Татарстанда яшәүче генә катнаша ала.


VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә иртәнге 7:00 сәгатьтә башланып китте. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.


Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».
100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев