Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гаиләдә манипуляциягә ничек бирешмәскә? (Коуч-психолог киңәше)

Газета битләрендә ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында язуны дәвам итәбез. Гаиләдә манипуляциягә ничек бирешмәскә?

Мондый мөнәсәбәтләрдән ничек чыгарга? Бу санда коуч-психолог Илүзә Әминова шулар хакында сөйли.

1. Үзегезнең манипулятор кулында булуыгызны таныгыз. Сездән файдаланалар, шуны аңлыйсыз. Мондый халәттән чыгасыгыз килә башлый. Тик иң мөһим моментта гына бирешәсез. «Әйе, мин манипулятор белән яшим. Миннән ничек телиләр, шулай файдаланалар» дип уйлана башлыйсыз. Мондый уйлар барлыкка килә икән, димәк, беренче адым бар, үзегезне мактап куя аласыз. 

2. Манипуляциянең нигезен билгелисез. Сездән файдалануны аңладыгыз. Ни өчен мин моны рөхсәт итәм дип, сез моның нигезен ачыкларга тиеш. Бу сорауны үзегезгә биргәч, җавап та табарга тиешсез. Сәбәпләре төрле булырга мөмкин: яраткан кешегезне югалтырга куркасыз яисә яратмый башлар дип калтырап торасыз. Янәсе, бүтән бер кеше дә сезне ярата алмас. Тагын бер курку бар: акча бирми башлар дип уйлыйсыз. Шулай ук кул күтәрер, балаларны аерып алыр, кеше нәрсә әйтер дигән курку хисләре белән яшәүчеләр бар. 

3. Сезгә «Б» планы уйлап куярга һәм үзегезгә теләктәшлек белдереп торучы кешеләр табарга кирәк. Мисалга, тормыш иптәшегез сезгә: «Миннән китеп барасың икән, балаларны алам, аларны күрсәтмим», – ди. Һәм сез нәкъ шушы вакытта үзегезне яклап чыга алырлык кешеләр эзлисез. Алар юристлар да, ниндидер белгечләр дә, якыннарыгыз-туганнарыгыз да булырга мөмкин. Әгәр партнерыгызның манипулияциясенә бирешмисез икән, нәрсә булырга мөмкин? Менә шуңа төгәл җавап бирергә кирәк. Акчасыз, эшсез, йортсыз, яраткан кешесез калачаксыз, мәсәлән. Тик бу сезгә манипулятор таккан хисләр генә. Чынлыкта исә, үземнең практикадан чыгып әйтәм, бу бары тик хисләр генә. Чынлыкта исә бөтенесе дә башкача килеп чыга. Ул сезне куркыта гына – шуны аңлагыз. 80 процент очракта манипулятор үз сүзендә тормый.  

4. Ничек бар, шулай әйтергә кирәк. Сезгә манипуляциянең моментын көтеп торырга һәм бу хакта ап-ачык итеп тыныч кына әйтергә. «Синең манипуляция башланды. Син хәзер миңа яныйсың. Нәтиҗәдә мине китмәс дип уйлыйсың», – дип анык әйтегез. Манипуляторның манипуляциясен фаш итәргә кирәк. Куркып калмагыз, үзегезне нык тотыгыз, эмоцияләргә бирелмәгез. Хәтта көзге алдында алдан ук репетиция ясау да начар булмас. 

5. Мондый мөнәсәбәтләрдән үзегезне араларга кирәк. Тормыш иптәшегезнең манипуляцион хәрәкәтләрен үзенең йөзенә бәреп әйткәндә, әлбәттә, гаиләгездә тавыш та чыгачак. Әмма ул соңыннан ипләп кенә басылачак. Әгәр дә тавышны сабыр булып уздырып җибәрә алсагыз, алга таба мондый мөнәсәбәтләрдән чыгу мөмкинлеге күпкә артыграк булачак.

Әгәр дә мөмкинлек бар икән, мондый мөнәсәбәтләрдән, гомумән, китәргә, качарга кирәк. Манипуляцион мөнәсәбәтләр бик нык тамыр җәйгән икән, аларны бетерү өчен бик озак еллар тырышырга кирәк. Моны хәтта үзегез генә ерып чыгалмаска да мөмкинсез. Сезгә белгеч ярдәме кирәк булачак. Әгәр дә инде манипуляцион мөнәсәбәтләр әле генә башлана икән, мондый халәттән чыгып булачак.         
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев