Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гали Акыш исемендәге лицейда - ачык ишекләр көне

Тәрбия бирүгә игътибар зур булганлыктан, лицей укучылары арасында тәртипсез малайлар һәм кызлар юк. Алар БДИны да уңышлы тапшыралар.

Шәһәребезнең дәрәҗәле мәгариф учреждениеләренең берсе – Гали Акыш исемендәге 84нче лицейда иртәгә ачык ишекләр көне уза. Биредә 5нче полилингваль, 8нче һәм 10нчы медицина сыйныфларына укучылар кабул итәләр. Фирдүсә Әюпова җитәкчелегендәге укытучылар коллективы балаларга төпле белем бирү өстенә, укучыларга һөнәр сайларга да булыша. Биредә тәрбия чаралары күбрәк татар телендә алып бара. Тәрбия бирүгә игътибар зур булганлыктан, лицей укучылары арасында тәртипсез малайлар һәм кызлар юк. Алар БДИны да уңышлы тапшыралар.

Лицей иртәгә  иртәнге 9да булачак укучыларын һәм аларның ата-аналарын үзләрендә көтә. Белешмәләр өчен телефон 58-51-31.  

Сүз уңаеннан, шәһәр мәгариф хезмәткәрләренең 2021 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә, фидакарь хезмәте өчен лицей директоры Фирдүсә Әюпова ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Фирдәүсә Фәнәвисовнаны лаеклы бүләк алуы белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев